Логотип
Хәбәрләр

Камал театры үзенчәлекле акция игълан итә

(Казан, 26 март, "Татар-информ"). Халыкара театр көне уңаеннан Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры үзенчәлекле акция оештыра. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте. 27 мартта 24...

(Казан, 26 март, "Татар-информ"). Халыкара театр көне уңаеннан Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры үзенчәлекле акция оештыра. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

27 мартта 24 сәгать дәвамында Камал театрының рәсми сайтында kamalteatr.ru 112нче сезоны спектакльләренә билетлар 25% ташлама белән сатылачак. Ташлама Камал театрының барлык спектакльләренә ясала. Акция 27 мартта 24 сәгать дәвам итә: 00:00 сәгатьтән 23:59 сәгатькә кадәр.

Билетларны ташлама белән бары тик Камал театрының рәсми сайты аша гына сатып алырга мөмкин. Театр кассасында билетлар үз бәясеннән сатыла. Акция буенча сатып алынган билетлар кире кайтарылмый. Театр администрациясе акция шартларына үзгәрешләр кертергә хокуклы, диелгән әлеге хәбәрдә.

татар-информ

Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк