Логотип
Хәбәрләр

Камал театрында "Әлдермештән Әлмәндәр" күрсәтелде

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры сәхнәсендә утыз ел чамасы барган “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакле яңадан куелырга мөмкинме һәм аны бүгенге тамашачы ничек кабул ит...

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры сәхнәсендә утыз ел чамасы барган “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакле яңадан куелырга мөмкинме һәм аны бүгенге тамашачы ничек кабул итәр иде - кичә "Камал мәктәбе" театр тамашачысы мәктәбенә килүчеләр шушы сорауларга җавап эзләде. Камал театрының Кече залында үткән "Камал мәктәбе"нең икенче дәресендә “Татар-информ” хәбдәрчеләре дә катнашты. Тамашачы экраннардан “Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакленең видеоверсиясен карады, артистлар белән аралашты һәм фикер алышуда катнашты.

“Әлдермештән Әлмәндәр” –  татар драматургы Туфан Миңнуллин белән татар режиссеры Марсель Сәлимҗанов тандемыннан туган иң танылган спектакльләрнең берсе. Спектакль Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының репертуарында аерым урын алып торды һәм, һичшиксез, татар сәхнә сәнгатенең классикасына әверелде. 30 елдан артык «Әлдермештән Әлмәндәр» тулы заллар җыйды, Мәскәү, Санкт-Петербург, Таллин, Вильнюс, Рига, Ташкент, Алма-Ата, Астрахань, Екатеринбург һәм башка шәһәрләрдә төрле буын, төрле милләт тамашачылары аны яратып карады. 1979 елда бу спектакль өчен драматург Туфан Миңнуллин, режиссер Марсель Сәлимҗанов һәм төп рольне башкаручы Шәүкәт Биктимеров Россиянең К.Станиславский исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булдылар. 1999 елда Төркиядә узган Бөтендөнья төрки театрлары фестивалендә әсәрне сәхнәгә куючы режиссер М.Сәлимҗанов «Иң яхшы постановка» призын яулады, аңа Истанбул мэриясе һәм Лион театр клубы тарафыннан платина планшет тапшырылды.

Спектакльнең төп герое - Әлдермеш авылының 91 яшьлек Әлмәндәр карты. Газраил әмере буенча Әлдермешкә Әҗәл килеп төшә һәм Әлмәндәрдән мәңгелеккә китү өчен повесткага кул куюны таләп итә. Әмма Әлмәндәр карт алай бик тиз генә фани дөньядан ваз кичәргә ризалашмый. Аның үләргә вакыты юк, киләчәккә хыяллары, тәмамлыйсы эшләре бик күп. Шуңа күрә ул төрле хәйләләр табып Әҗәлдән кача, аны алдап йөртә. Яшәү белән үлем, Әлмәндәр белән Әҗәл арасында соңгы көрәш, тартышу башлана...

Мәгълүмат өчен. "Камал мәктәбе" - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының яңа старт алган белем бирү проекты. Проект кысаларында Камал театрының легендар спектакльләре тарихи, социаль, сәяси һәм әхлакый контекстта карала. Оештыручылар спектакльләрне лекторий, бәхәс, мастер-класс, ток-шоу һ.б. форматларда күрсәтергә, әлеге контекстны тамашачылар һәм экспертлар ярдәмендә аңлатырга тырыша. Проектның максаты - сәхнә сәнгате аша яңа белем биреп, тамашачыларны театр сәнгате дөньясына тарту. Проектның кураторы - Рәдиф Кашапов,

“Әлдермештән Әлмәндәр” спектакле 1976 елда сәхнәләштерелгән. Ул театрның “Диләфрүзгә дүрт кияү” комедиясеннән соң иң озак барган һәм күп каралган спектакле. Тамашачы аның версиясен дә күз яшьләре белән көлә-көлә карады.

Спектакльнең видеоверсиясен карарга Өммия ролен башкарган Нәҗибә Ихсанова, Әҗәл ролен башкарган Равил Шәрәфиев, Гөлфирә ролен башкарган Рузия Мотыйгуллина килгән иде. Тамашачы Равил Шәрәфиевнең Әҗәл ролен бик сөенеп кабул итмәвен, Әлмәндәр картны уйныйсы килүен; Газраилның “үзе белән” телефоннан сөйләшүенең пьесада язылмыйча, спектакльдә өстәлүен, 91 яшьлек Әлмәндәр картны уйный башлаганда Шәүкәт Биктимеровка нибары 48 яшь булуын белде.

“Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклендә уйнаган артистларның күбесе инде мәрхүмнәр. Театр белгече Ильтани Илялова, әдәбият белгече Әлфәт Закирҗанов, дин белгече буларак Рөстәм Батровларның спектакль буенча фикерләрен һәм спектакльгә бүген караш турында тулырак итеп “Интертат”тан укырсыз.
 

татар-информ

Фото: Салават Камалетдинов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк