Логотип
Хәбәрләр

Камал театрында 400дән артык ветеран хәйрия спектаклен тамаша кылачак

Иртәгә, 6 майда, ветераннарга Ф.Бүләковның “Сөясеңме, cөймисеңме” спектакле күрсәтелә.   Иртәгә, 6 майда, 14:00 сәгатьтә Камал театрында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә...

Иртәгә, 6 майда, ветераннарга Ф.Бүләковның “Сөясеңме, cөймисеңме” спектакле күрсәтелә.

 

Иртәгә, 6 майда, 14:00 сәгатьтә Камал театрында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә хәйрия спектакле күрсәтелә. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ветераннар Ф.Бүләковның “Сөясеңме, cөймисеңме” спектаклен тамаша кылачак. Театрда 400дән артык ветеран җыелыр, дип планлаштырыла. 
Хәйрия спектакльләре күрсәтү Камал театры өчен матур традициягә әверелде. Ел саен театр Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Мәдәният министрлыгы белән берлектә, май башында ветераннарны спектакль карарга җыя.  

 

Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк