Логотип
Хәбәрләр

Камал театрында футбол җанатарлары өчен акция тәкъдим ителә

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры футбол җанатарлары өчен үзенчәлекле акция игълан итә. Акция шартлары буенча, театр кассасында җанатар паспортын (FAN ID) күрсәткән очракта билетлар 50%...

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры футбол җанатарлары өчен үзенчәлекле акция игълан итә. Акция шартлары буенча, театр кассасында җанатар паспортын (FAN ID) күрсәткән очракта билетлар 50% ташлама белән сатыла. Акция 2018 елның 14 июненнән 6 июленә кадәр, Футбол буенча дөнья Чемпионаты вакытында күрсәтеләчәк спектакльлләргә генә кагыла. 

Әлеге махсус тәкъдим Татарстан ур. 1 йорт адресы буенча, театр кассасында гына гамәлдә. Белешмәләр өчен телефон: (843) 293-03-74. Кассаның эшләү вакыты: 10.00 - 19.30 көн саен, ялларсыз. 

«Бу акция Татарстан кунаклары өчен генә түгел. Җанатар паспорты йөртүчеләр Казанда да бар. Алар арасында да театр сәнгатен үз итүчеләр җитәрлек. Шуңа күрә, алар да әлеге акцияне куллана ала», – ди Г.Камал исемендәге театр директоры Илфир Якупов.

 

 

kamalteatr.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк