Логотип
Хәбәрләр

Камал театрында педагогик лаборатория ачыла

(Казан, 19 февраль, “Татар-информ”). 21 февральдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Казан (Идел буе) Федераль Университеты һәм Камал театры тарафыннан оештырылган педагогик лаборатори...

(Казан, 19 февраль, “Татар-информ”). 21 февральдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Казан (Идел буе) Федераль Университеты һәм Камал театры тарафыннан оештырылган педагогик лаборатория ачыла. Лаборатория кысаларында театр һәм мәгариф структураларының хезмәттәшлек тәҗрибәсен анализлауга багышланган "Театраль педагогика алымнары ярдәмендә укытучыларны һөнәри-этик әзерләү" Халыкара фәнни-методик семинары уза. Бу хакта Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Семинарның максаты - драматик сәнгать өлкәсендә хәбәрдар, театр элементларын көндәлек эш практикасында куллана алган педагоглар тәрбияләү. Лаборатория барышында хәзерге заман гомумбелем бирү мәктәпләренең театр сәнгате ярдәмендә чишү мөмкин булган төп проблемалары ачыкланачак.

Чакырылган белгечләр катнашучыларны хәзерге заман театрында узучы уңышлы социаль проектлар белән таныштырачаклар. Лабораториядә Г.Камал театры хезмәткәрләре, КФУ мөгаллимнәре, белем бирү учреждениеләре директорларының чыгышлары булачак. Барлыгы чарада 200дән артык район һәм шәһәр белем бирү бүлекләренең методик хезмәт җитәкчеләре, лицейлар, гимназияләр, мәктәп директорлары, педагог-оештыручылар катнаша.

"Лабораториядә укытучылар хәзерге заман театрының формалары һәм юнәлешләре төрлелеге һәм Г.Камал театрының репертуары белән таныша, спектакль һәм пьесага анализ ясау һәм балалар аудиториясен спектакльне кабул итүгә әзерләү, караганнан соң фикер алышу осталыгына өйрәнә алачаклар. Заманча театр технологияләрен үз эшендә куллана алган педагоглар белем бирү барышында да, класстан тыш чараларда да балалар белән уртак тел табып, креатив алымнар кулланып эшләрләр дип ышанабыз. Моннан тыш, без - укытучының тере, актуаль сәнгатьне пропагандалаучы, балаларны үзенең сәнгатькә карата булган кызыксынуы белән җәлеп итүче шәхес булуын телибез", - дип билгеләп үтте Г.Камал театры директоры Илфир Якупов.

"Без театрларның Татарстан Республикасының белем бирү учреждениеләре белән хезммәттәшлеген системалаштыруны планлаштырабыз. Алга таба кызыклы проектлар Татарстан мәктәпләрендә "КФУ һәм Г.Камал исемендәге ТДАТның театр педагогикасы буенча уртак лабораториясе" эгидасы астында тормышка ашырылачак", - дип, киләчәккә планнары белән КФУның Психология һәм белем бирү институты Укыту һәм тәрбияләү методологиясе кафедрасы мөдире Әнвәр Хуҗиәхмәтов бүлеште.

Халыкара фәнни-методик семинар 21 февраль, 13.00 сәгатьтә Г.Камал театрының Кече сәхнәсендә уза.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк