Логотип
Хәбәрләр

Камал театрында педагоглар өчен III халыкара фәнни-методик семинар узды

2018 елның 4 маенда, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында "Театраль педагогика алымнары ярдәмендә укытучыларны һөнәри-этик әзерләү" Халыкара фәнни-методик семинары узды. Семинар театр һә...

2018 елның 4 маенда, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында "Театраль педагогика алымнары ярдәмендә укытучыларны һөнәри-этик әзерләү" Халыкара фәнни-методик семинары узды. Семинар театр һәм мәгариф структураларының хезмәттәшлек тәҗрибәсен анализлауга багышланган. Семинарның оештыручылары: Казан (Идел буе) Федераль университеты һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры.


Семинарның максаты - драматик сәнгать өлкәсендә хәбәрдар, театр элементларын көндәлек эш практикасында куллана алган педагоглар тәрбияләү.
Чакырылган белгечләр семинар катнашучыларын хәзерге заман театрының уңышлы социаль проектлары белән таныштырдылар. Лабораториядә Г.Камал исемендәге ТДАТ җитәкчеләре, режиссерлары, актерлары, хезмәткәрләре, КФУ мөгаллимнәре, белем бирү учреждениеләре директорлары чыгыш ясады. Барлыгы чарада 800дән артык район (шәһәр) белем бирү бүлекләренең методик хезмәт җитәкчеләре, лицейлар, гимназияләр, мәктәп директорлары, педагог-оештыручылар катнашты.

Семинар Н.Исәнбәтнең И.Зәйниев куелышындагы "Миркәй белән Айсылу" спектаклен карау белән тәмамлана.

 

kamalteatr.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк