Логотип
Хәбәрләр

Камал театрында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиевның юбилей кичәсе узачак

Камал театрында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиевның юбилей кичәсе узачак 5 апрель көнне күренекле артиска 80 яшь тулды. 9 апрель көнне 19.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар...

Камал театрында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиевның юбилей кичәсе узачак

5 апрель көнне күренекле артиска 80 яшь тулды.

9 апрель көнне 19.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Зур сәхнәсендә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Та­тарс­тан­ның М.Җә­лил һәм  Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Шәрәфиевның юбилей кичәсе үтәчәк.

Кичә программасында спектакльләрдән өзекләр һәм актерның иҗатташ дусларыннан котлаулар көтелә. Кичәнең сценарий авторы Илтөзәр Мө­хәммәт­га­ли­ев, режиссеры – Радик Бариев. 

Равил Шәрәфиев 1938 елның 5 апрелендә Татарстанның Ба­лык Бис­тә­се ра­йо­ны Олы Сол­тан авы­лын­да туа. 1961 ел­да Мәс­кәү­нең Щеп­кин исе­мен­дә­ге Юга­ры те­атр учи­ли­ще­сын (татар студиясе) тә­мам­лагач, Та­тар ака­де­мия те­ат­ры­нда эшли башлый. Ул башкарган рольләр арасында:

Яхъя — «Без ае­ры­лыш­ма­быз» Ш.Шаһ­га­ли
Ми­ха­ил — «Гү­зә­лем Әсәл» Ч.Айт­ма­тов
Ис­кән­дәр — «А­ме­ри­кан» К.Тин­чу­рин
Рә­шит — «Наз­лы кияү» К.Тин­чу­рин
Га­лә­ви — «Зәң­гәр шәл» К.Тин­чу­рин
Хәз­рәт — «Ка­зан сөл­ге­се» К.Тин­чу­рин
Гер­цог — «Ча­ма­сы­на кү­рә ча­ра­сы» В.Шекс­пир
Пет­руч­чо — «Тис­кә­ре­гә авыз­лык» В.Шекс­пир
Ни­зам — «Җыр­лан­ма­ган җыр» М.Кә­рим
Адәм­шаһ — «Таш­ла­ма ут­ны, Про­ме­тей!» М.Кә­рим
Си­ра­җет­дин — «Банк­рот» Г.Ка­мал
Ха­җи­бәк — «Кол Га­ли» Н.Фәт­тах
Әк­ми — «Гөл­җа­мал» Н.Исән­бәт
Бал­та­ев — «Зи­фа» Н.Исән­бәт
Ху­җа — «Ху­җа Нас­рет­дин» Н.Исән­бәт
Әҗәл — «Әл­дер­меш­тән Әл­мән­дәр» Т.Миң­нул­лин
Ис­мә­гыйль — «Ди­ләф­рүз­гә дүрт кия­ү» Т.Миң­нул­лин
Ра­фис — «Дус­лар җы­ел­ган җир­дә», «Ху­шы­гыз!» Т.Миң­нул­лин
Ис­лам — «Ил­ги­зәр + Ве­ра» Т.Миң­нул­лин
Фе­дор — «Я­бы­ры­лу» Л.Ле­о­нов
Баш­кин — «Һа­ва­лар­да йол­дыз» М.Горь­кий бу­ен­ча
Ро­бин­зон — «Бир­нә­сез кыз» А.Ост­ровс­кий
Хә­ким — «Ми­рас» Г.Ка­юм
Мәр­дән­ша — «Су тө­бен­дә сөй­гә­нем» 3.Хә­ким
Гый­ма­ди — «Зө­ләй­ха» Г.Ис­ха­кый
Те­о­дор — «Тол ха­ным­да тук­та­лыш» Э.Ла­биш
Аль­ма­ви­ва — «Фи­га­ро­ның өй­лә­нү­е» П.Бо­мар­ше
Ан­то­нио — «Гау­га­лы га­и­лә» Эд.де Фи­лип­по бар.

mincult.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк