Логотип
Хәбәрләр

Камал театрында тамашачы мәктәбе: "Ромео һәм Джульетта" спектаклен карау һәм фикер алышу

6 апрель 18.00 сәгатьтә Камал театрының Кече сәхнәсендә "Камал мәктәбе" театр тамашачысы мәктәбенең 6нчы дәресе уза. Тамашачыларга "Ромео һәм Джульетта" спектакленең (1991 ел) видеоязмасы күрсәтелә. А...

6 апрель 18.00 сәгатьтә Камал театрының Кече сәхнәсендә "Камал мәктәбе" театр тамашачысы мәктәбенең 6нчы дәресе уза. Тамашачыларга "Ромео һәм Джульетта" спектакленең (1991 ел) видеоязмасы күрсәтелә. Авторы - Уильям Шекспир, режиссеры- Фәрит Бикчәнтәев.

1991 елда куелган "Ромео һәм Джульетта" спектакле - Камал театрының ике гаилә арасындагы каршылыкка багышланган вакыйгага беренче мөрәҗәгате түгел. Театр белгечләре баш рольләрдә Камал III һәм Фатима Ильская уйнаган 1940 елда куелган спектакльне искә алалар. Аның турында сугыш алды чорына хас булган оптимистик рухта куелган искиткеч спектакль иде дип сөйлиләр.

Ләкин театр елъязмасында Фәрит Бикчәнтәев куйган, баш рольләрне Люция Хәмитова һәм Илдус Габдрахманов башкарган спектакль классика итеп санала. Әлеге вариантта Монтекки һәм Капулетти гаиләләренең трагедияләре мәңгелек тә,  бер мизгеллек тә, тамашачы өчен ерак та һәм шул ук вакытта бик якын да, аларның телләре - татарча да, инглизчә дә, алар урта гасырда да, күптән түгел узган өермәле, 80нче елларда да сәхнәдә дә, урамда да - бер үк вакытта кайдадыр Англиядә дә, Казан урамнарында да яшиләр кебек. Монда балконнан атылган романтик күз карашлары да, татлы сүз агымы да юк, бары тик хыялларны куркытучы Дивар һәм яшисе килү теләге генә бар.

mincult.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк