Логотип
Хәбәрләр

Камал театрының элекке директоры Шамил Закировка багышланган китап тәкъдим ителә

(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”, Розалия Мостафина). Казанда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Кече сәхнәсендә Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, күр...

(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”, Розалия Мостафина). Казанда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Кече сәхнәсендә Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, күренекле театр һәм җәмәгать эшлеклесе, театрның элеккеге директоры Шамил Зиннур улы Закировның истәлегенә багышланган китапны тәкъдим итү кичәсе узачак. Кичә 24 апрельгә билгеләнгән. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә театр директорының маркетинг һәм PR буенча урынбасары Илшат Латыйпов хәбәр итте.

“Балкыш. Шамил Закировка бер дога” китабының авторы – Зиннур Хөснияр. Республика Мәдәният министрлыгы һәм Камал театры белән берлектә оештырылачак тәкъдим итү кичәсенең режиссеры – Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша. Ул кичәне алып та барачак.

Камал театры директорының маркетинг һәм PR буенча урынбасары Илшат Латыйпов әйтүенчә, кичәдә Шамил ага Зиннуровның якыннары, туганнары, хезмәттәшләре катнашачак. Керү – чакыру билетлары буенча.

Шамил Зиннурович Закиров 1945 елның 15 мартында Татарстанның Чистай районы Нарат-Елга авылында туа. Камал театры белән 1985 елдан 2012 елга кадәр җитәкчелек итә. Татар сәнгатен үстерүгә өлеш керткән шәхес 2012 елның 26 февралендә вафат булды.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк