Камал театрының «Тормышмы бу?» спектакле «Туганлык» фестивалендә катнашачак
Камал театрының Гаяз Исхакый әсәрләре буенча куелган «Тормышмы бу?» спектакле Башкортстанда үтүче «Туганлык» төрки телле театрлар фестивалендә катнашачак. Фестивальнең программасы «Театр» журналында б...
Камал театрының Гаяз Исхакый әсәрләре буенча куелган «Тормышмы бу?» спектакле Башкортстанда үтүче «Туганлык» төрки телле театрлар фестивалендә катнашачак. Фестивальнең программасы «Театр» журналында басылып чыккан.
Яшь режиссер Айдар Җаббаров «Тормышмы бу?» спектакле алты номинация буенча «Алтын битлек» милли театр премиясе номинанты.
Фестиваль программасында Гафури исемендәге Башкорт драма театрының «Алтын битлек» номинанты булган «Зөләйха күзләрен ача» спектакле дә бар. Гүзәл Яхинаның данлыклы романы буенча бу спектакльне режиссер Айрат Әбушахманов сәхнәләштергән иде.
Фестиваль Уфада 23 - 30 май көннәрендә үтә. Гаризалар декабрь аена кадәр кабул ителгән. Театр фестивалендә Башкортстан, Татарстан, Азәрбәйҗан, Кыргызстан, Казахстан, Төркия, Үзбәкстан, Тыва, Кырым һәм Гагаузия театрлары катнашачак.
Фестиваль кысаларында «Мәдәниятләр диалогы һәм төрки телле театр» фәнни-гамәли конференциясе дә үткәрелүе каралган.
Чыганак: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк