Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
15 апрель Камал театрының яңа бинасында популяр артистлар һәм тамашачылар катнашында «Камал кичләре» уены узды.
Уенның идея авторлары Татарстанның атказанган артистлары Миләүшә Шәйхетдинова һәм Гөлчәчәк Гайфетдинова. «Казан кичләре»нең беренче уенына Татарстанның халык артистлары Илдус Габдрахманов һәм Эльмира Кәлимуллина, Татарстанның атказанган артисты Алсу Каюмова, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Эльмир Низамов, популяр җырчы Илгиз Шәйхразиев, Кариев театры актрисасы Рузанна Хәбибуллина, «Ялкын» кавер төркеме кунак буларак чакырылган иде. Бүгенге көндә популяр «Шоу Тудей», «Гуд найт шоу» күңел ачу программалары үрнәгендә оештырылган бу уен артистларга да, тамашачыларга да ошады. Катнашучылар ике төркемгә бүленде. Һәр төркемгә, тамашачылар арасында сораштыру оештырып, сорауларга кем күбрәк җавап бирүгә карап, ике тамашачы-командир сайлап алынды. 2 сәгатькә якын вакыт эчендә 7 турда командалар театр темасына кагылышлы уеннарда көч сынашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк