Логотип
Хәбәрләр

Камаллылар беренче мәртәбә Индиядә чыгыш ясаячак

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры беренче мәртәбә Индиядә спектакль күрсәтәчәк. Театрның матбугат үзәге хәбәр итүенчә, Камаллылар 6-8 февральдә Индиянең Милли Драма Мәктәбе оештырган Хал...

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры беренче мәртәбә Индиядә спектакль күрсәтәчәк. Театрның матбугат үзәге хәбәр итүенчә, Камаллылар 6-8 февральдә Индиянең Милли Драма Мәктәбе оештырган Халыкара фестивальдә катнаша. Биредә театр труппасы Дели һәм Варанаси шәһәрләрендә С.Гаффарова пьесасы буенча Фәрит Бикчәнтәев тарафыннан сәхнәләштерелгән «Килмешәк» спектаклен тәкъдим итәчәк.

«Индия тамашачысы белән очрашу безнең өчен бик дулкынландыргыч һәм җаваплы адым. Индиягә бит беренче мәртәбә генә баруыбыз. «Килмешәк» спектакленең фестивальләргә еш чыгуына без бик шат. Әлеге спектакль белән күптән түгел Кытайга (Нанкин шәһәре) барып кайткан идек, яз көне Венгриягә (Будапешт шәһәре) Халыкара фестивальгә җыенабыз», – дип сөйләде Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры директоры Илфир Якупов.

 

Автор: А.Галимова

Фото: Рәмис Нәҗмиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк