Камил хәзрәт Сәмигуллин уразаны мәктәптә укыганда тота башлавын әйтте

(Казан, 30 май, "Татар-информ"). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин мәктәптә укыганда ук ураза тота башлаган. Журналистлар өчен оештырылган ифтар мәҗлесендә билгеләп үткәнчә, Камил хәзрәт укыган сыйныфта ике укучы ураза тота торган булган. 

"Ничә ел ураза тотканымны әйтә алмыйм, әмма ифтар кич сәгать 15.50дә була иде. Аны соң ашала торган төшке аш дияргә була. Ураза тоту бик авыр булды дип әйтмәс идем.  Безнең сыйныфта ике кеше ураза тотты. 10-11нче сыйныфларда Казанда укыгач, анда "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе шәкертләре белән тоттык. Көн кыска булганлыктан, без бик уңайлы вакытта ураза тота башладык", - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин журналистлар сорауларына җавап биреп. 

татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
263
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Инде ничәнче көн синсез...
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы