Логотип
Хәбәрләр

Камилә Вәлиева язмышы 13 сәгатьтә хәл ителәчәк

Вәлиева эше буенча карар әлегә кабул ителмәгән.

Фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиеваны 2022 елгы Олимпия уеннарының шәхси турнирыннан читләштерү турында хәбәр тараткан «Спорт-Экспресс» басмасы гафу үтенде. Вәлиева эше буенча карар әлегә кабул ителмәгән. Чыганак хәбәр иткәнчә, хәзер Россия Олимпия комитеты һәм Халыкара Олимпия комитеты юристлары бу сорауны өйрәнә. Гаеп расланмаса,  Россия җыелма командасы алтын медальләрен саклап калачак. МОКның  рәсми белдерүе Пекин вакыты белән 13:00 сәгатьтә көтелә. «СЭ» редакциясе тикшерелмәгән мәгълүмат җиткергән өчен гафу үтенә. Вәлиева пробасында табылган триметазидин препараты кардиологиядә кулланыла дип хәбәр ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк