«Караучысы булмагач, киносы да юк!»
караучысы булмагач, киносы да юк!
18 нче ноябрьдә Илдар Ягъфәровның «Исәнме сез?» фильмы киң прокатка чыга. Картина премьерасы XVII Халыкара мөселман кинофестивале кысаларында узды. «Татаркино» оешмасы җитәкчесе Миләүшә Айтуганова сүзләренчә, хәзерге вакытта республиканың 27 районында 86 күрсәтү ноктасы оештырылган. Соңрак фильмны чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез карый алачак. Сценарий авторы Мансур Гыйләҗев билгеләп үткәнчә, «Татар киносы юк дип әйтергә яратабыз, караучысы булмагач, киносы да юк!» Шуңа әлеге фильм буенча тәкъдим-киңәшләр көтәләр. Илдар Ягъфәров фикеренчә: «Татарларны уйнап-биеп, күңел ачып яшәүче милләт буларак күреп ияләнелгән, ә бу фильмда - чын тормыш, татарлар яшәүче мохитнең чынбарлыгы. Мине татарларга каршы дип гаепләргә кирәкми!»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк