Логотип
Хәбәрләр

Кариев исемендәге театрда спектакльләр 14 июльгә кадәр күрсәтеләчәк

Сезон 14 июльдә “Любовь и голуби” (В.Гуркин) фильмы буенча әзерләнгән "Мәхәббәт күгәрченнәре" премьера спектакле белән ябылачак. 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионаты уздыру көннәрендә Габдулла Ка...

Сезон 14 июльдә “Любовь и голуби” (В.Гуркин) фильмы буенча әзерләнгән "Мәхәббәт күгәрченнәре" премьера спектакле белән ябылачак.

2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионаты уздыру көннәрендә Габдулла Кариев исемендәге Казан яшь тамашачы театры спектакльләр күрсәтүне дәвам иттерә. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Казан халкы һәм кунаклар “Алхимик” (П.Коэльо), “Нигез ташы” (Т.Миңнуллин), “Галиябану” (М.Фәйзи), “Башмагым” (Т.Гыйззәт), “Куян Эдвард маҗаралары” (К.Дикамилло), “Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз” (И.Юзеев) спектакльләрен карый алачак.

Сезон 14 июльдә “Любовь и голуби” (В.Гуркин) фильмы буенча әзерләнгән "Мәхәббәт күгәрченнәре" премьера спектакле белән ябылачак.

Театр шулай ук балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә барып спектакльләр куюны да дәвам иттерә. 

 

Фото: Салават Камалетдинов/архив

Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк