Кариев театры артистын котлыйбыз!

Узган көнне Г. Кариев исемендәге театр артисты Камалиев Илфат халык артисты исеменә лаек булды. Бу хакта театрның инстаграм сәхифәсе хәбәр итте.
Бүләкләү хезмәт алдынгыларына Казан Кремлендә узды. Мәдәният өлкәсенә керткән хезмәтләре өчен Илфат Камалиев та бүләкләнде.
Камалиев Илфат Дамир улы 1973 елның 6 гыйнварында Татарстан Республикасының Биектау районы Дөбьяз авылында туа. 1996 елда Казан театр училищесын, 2001 елда читтән торып Мәскәүдәге Щукин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлый. Кариев театрында 1994 елдан бирле хезмәт итә. 2008 елдан ул ТР атказанган артисты, 2019 елдан ТР халык артисты һәм Театр әһелләре берлеге әгъзасы.
Котлауларга «Сәхнә» журналы да кушылып артистны чын күңелдән тәбрикли!
Автор: Г. Вәлиева
Фото: Инстаграм @teatr_g.karieva
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
3 октябрь 2023 - 09:23
-
2 октябрь 2023 - 11:15
-
1 октябрь 2023 - 11:46
-
30 сентябрь 2023 - 11:49
-
29 сентябрь 2023 - 16:27
-
28 сентябрь 2023 - 13:35
-
27 сентябрь 2023 - 13:37
-
26 сентябрь 2023 - 14:58
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте