Логотип
Хәбәрләр

Кариев театры артистын котлыйбыз!

Бүген Габдулла Кариев исемендәге театры артистының туган көне! Низамов Динар Рәис улын котлыйбыз! Динар 1997 елның 28 октябрендә Татарстан Республикасының Биектау районы Чувашлы авылында туа. 2017 ел...

Бүген Габдулла Кариев исемендәге театры артистының туган көне! Низамов Динар Рәис улын котлыйбыз!

Динар 1997 елның 28 октябрендә Татарстан Республикасының Биектау районы Чувашлы авылында туа. 2017 елда Казан театр училищесын тәмамлый. Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында 2017 елның августыннан эшли.

Котлауларны дәвам итеп, Динарга исәнлек-саулык, озын гомер, иҗади уңышлар теләп калабыз! Тамашачыны яңадан-яңа рольләр белән сөендереп торырга язсын.

Автор: Г. Вәлиева

Фото: Инстаграм 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк