Кариев театры балалар һәм яшүсмерләр өчен бәйге игълан итте

Габдулла Кариев исемендәе Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры балалар һәм яшүсмерләр өчен "ASYL" Бөтенроссия драматурия конкурсын игълан итә. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итте. 
Конкурсның төп максаты - яшь тамашачы театрларының репертуарын яңа пьесалар белән баету. 
Текст күләме һәм жанр сайлау мөмкинлеге чикләнмәгән. Текстлар татар һәм рус телләрендә язылган булырга мөмкин. Бер автордан 2 әсәр кабул итү мөмкинлеге каралган. Пьесаның соңгы ике елда язылуы һәм сәхнәгә куелмаган булуы шарт.
Катнашучыларны 4 яшь категориясенә бүлеп бәяләячәкләр. Һәр номинациядә бер генә пьеса җиңәчәк.
Әсәрләрне 1 октябрьгә кадәр юлларга кирәк. Җиңүчеләр 30 ноябрь көнне бүләкләнәчәк, диелә хәбәрдә.

татар-информ

Фото:tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
527
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәния Фәрхи турында: «Бөтен акчасын ир-атларга биреп бетерде, үзенә кайтырлык та акчасы калмады»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Инфоролик
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы