Кариев театры берьюлы ике премьерага әзерләнә

Тамашалар ЮХИДИ, Наркотикларга каршы көрәш идарәсе белән бергәләп тормышка ашырыла.

Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында чираттагы премьераларга әзерлек башланды. Артистлар берьюлы ике премьера куячак. Бу турыда Кариев театры матбугат хезмәте хәбәр итте.

Театр “Юлдаш юл билгеләре илендә” (Д.Панина, Б.Бәдриев, тәрҗ. Х.Уразова) пьесасын укуга керешкән.

  • Спектакльнең режиссеры — Эльдар Гатауллин. Тамаша ЮХИДИ идарәсе белән берлектә әзерләнә.

З.Хөсниярның "Ут чәчәге" әсәре буенча куелачак спектакльгә дә әзерлекләр бара. Артистлар әсәрнең текстын уку процессында, диелгән әлеге хәбәрдә.

  • Спектакльнең режиссеры – Татарстанның атказанган артисты Илфат Камалиев. Тамаша Наркотикларга каршы көрәш идарәсе белән берлектә тормышка ашырыла. 

Фото:karievteatr.ru

Татар-Информ

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
184
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Ялгыз калган аккош кебек»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Наш двор
  • Наш двор
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы