Логотип
Хәбәрләр

Кариев театры директоры татар теленә бәйле вазгыять колакчыннар куллануны киметте, ди

(Казан, 7 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татар теленә бәйле вазгыять татар спектакльләрен колакчын аша, тәрҗемә белән карауны киметте, – ди Г. Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры директо...

(Казан, 7 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татар теленә бәйле вазгыять татар спектакльләрен колакчын аша, тәрҗемә белән карауны киметте, – ди Г. Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры директоры Мансур Ярмиев. Бу хакта ул “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында әйтте.

«Татар теленә бәйле вазгыять татар спектакльләрен колакчын киеп карауны киметте. Дөрестән дә, шушы хәлләрдән соң балалар, тамашага кергәндә, колакчын сорамый башлады. Балаларның “Безгә колакчын кирәкми, без татарча аңлыйбыз” диюләре – зур бәхет. Спектакльләргә татар балалары күп йөри һәм татарча тамашаны аңларга тырышалар”, – диде театр җитәкчесе.

Искәртеп үтик, Г. Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачылар театры март ахырында яңа бинага күченәчәк.

“Татар информ” алдарак "Әкият" курчак театры директорының спектакльләрдә колакчын куллануга каршы булуын да язган иде.

татар-информ

Фото: Султан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк