Логотип
Хәбәрләр

Кариев театры Галия белән Искәндәр мөнәсәбәтләренә яңа караш тәкъдим итә

Илгиз Зәйниев Кариев театры сәхнәсендә татар совет әдәбиятының иң популяр әсәрләренең берсен сәхнәләштерә. Гадел Кутуй әсәре буенча куелган “Тапшырыл...ган хатлар” спектакленең премьерасы 23, 24 һәм 3...

Илгиз Зәйниев Кариев театры сәхнәсендә татар совет әдәбиятының иң популяр әсәрләренең берсен сәхнәләштерә. Гадел Кутуй әсәре буенча куелган “Тапшырыл...ган хатлар” спектакленең премьерасы 23, 24 һәм 31 май көннәрендә тәкъдим ителә. Бу хакта театр хәбәр итә.

Илгиз Зәйниев әйтүенчә, бу - әсәрнең классик вариантын сәхнәләштерү түгел: режиссер сәхнәгә өч Галияне чыгара. "Миңа бу әсәр эчтәлеге белән түгел, текст буларак, формасы белән кызыклы. Без Галиянең нинди икәнен дә белмибез, шуңа да безнең спектакльдә өч Галия. Искәндәрне дә Галия хатлары аша гына күрәбез", - ди Илгиз Зәйниев.

  • Спектакльнең композитор – Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты Миләүшә Хәйруллина, балетмейстер – “Алтын битлек” милли театр премиясе лауреаты Нурбәк Батулла.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк