Логотип
Хәбәрләр

Кариев театры – Грозныйда!

2020 елның 19 нчы октябрендә Чечен Республикасының М.Ю. Лермонтов исемендәге рус дәүләт драма театры сәхнәсендә Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры «Хикмәт әкиятләре» спектаклен тәкъдим итте.

2020 елның 19 нчы октябрендә Чечен Республикасының М.Ю. Лермонтов исемендәге рус дәүләт драма театры сәхнәсендә Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры «Хикмәт әкиятләре» спектаклен тәкъдим итте.

Бу көннәрдә (17–25 октябрь) Грозный шәһәрендә «Федерация» дип исемләнгән II Бөтенроссия милли театрлар фестивале бара. Фестивальне Россиянең мәдәният министрлыгы һәм театр әһелләре берлеге гамәлгә куя, ул Чечен Республикасы башлыгы Рамзан Кадыров һәм Чечен Республикасының мәдәният министрлыгы ярдәмендә уза. Шәһәрнең төрле мәйданчыкларында Россиянең 12 төбәгеннән милли театрлар үз туган телләрендә 15 спектакль тәкъдим итә. Моннан тыш фестиваль кысаларында – иҗади очрашулар, лаборатория һәм белем бирү программалары.

«Федерация»дә Кариев театры бу елның премьерасы – «Хикмәт әкиятләре»н (режиссер – Сойжин Жамбалова, Бурятия Республикасы) тәкъдим итте. Тәнкыйтьчеләр дә, фестиваль тамашачылары да спектакльне бертавыштан уңай бәяләде.

«Федерация» фестиваленең сәнгать советы әгъзасы Покорская Елена Ярославовна (тәнкыйтьче, сәнгать фәннәре кандидаты, социомәдәни экспертиза үзәгенең өлкән эксперты):

– Сезнең спектакльдә иң мөһиме – уйнау табигате. Сез җиңел, үткен итеп уйныйсыз. Спектакль – режиссер, композитор һәм рәссамның талантлы иҗат җимеше. Әлеге спектакльгә бик күп фантазия, юмор һәм җиңеллек салынган».

Екатерина Танченко, театр белгече, ГИТИС магистранты:

– Спектакль өлкәннәргә дә, балаларга да бер дәрәҗәдә кызыклы булыуында шикләнмим. Анда бик күп мәдәни кодлар һәм искитмәле образлар җыелган. Мәсәлән, Айшә (актриса Рузанна Хәбибуллина) «Амели» фильмнан төп героиня образын хәтерләтә, ниндидер француз чалымнары бар. Ләкин шул ук вакытта актриса киемендә («кимоно», һәм биек табанлы аяк киеме) япон халкының үзенчәлекләр дә бар. Косплей белән мавыккан япон кызын хәтерләтә. Болыт (актер Булат Гатауллин) – коеп куйган Пьеро. Әлеге «битлекләр» аша табылган образ характеры актерларга «курчак» буларак яшәргә һәм шул ук вакытта табигыйлекне сакларга мөмкинлек бирә.

 

Екатерина Тимонина, театр белгече, театр әһелләре берлегенең иҗат бүлеге белгече:

– Балалар спектакльләренә килгәч, мин залда балаларны һәм аларның әти-әниләрен игътибар белән күзәтәм. Гадәттә, ата-аналар үлем темасына сак мөнәсәбәттә. Тик сезнең спектакльдә балалар бу хакта куркусыз уйлансын өчен әлеге тема бик сак, хәтта назлы итеп ачып бирелә. Сез балаларга хәтта өлкәннәр өчен дә катлаулы булган тема күтәрә алуыгызны – могҗиза дип саныйм. Спектакль поэтик текст буенча куелган. Актерлар интерсубъективлык алымын кулланып, үз персонажлары турында сөйли. Бу балалар дөньясына бик якын, шул рәвешле алар театр кагыйдәләрен аңлый: алар шулай ук уен вакытында да рольләргә кереп карыйлар һәм уйлап чыгарылган дөнья тудыралар.

«Федерация» фестиваленең сәнгать советы әгъзасы Морозова  Екатерина Борисовна (сәнгать белеме кандидаты, театр белгече, театр тәнкыйтьчесе. Константин Райкин исемендәге театр мәктәбе доценты. РАТИ-ГИТИС, Г.Г.Дадамянның Югары сәхнә сәнгате мәктәбе педагогы):

– Ниһаять, шатлык хисе белән бу чын шигъри театр дип әйтә алам. Мине сезнең сәхнәдә яшәү рәвешегез, тамашачы белән аралашу ысулыгыз куандыра: образлы, шигъри, метафоролы, шул ук вакытта аңлаешлы. Әлеге фестиваль контекстында шуны билгеләп үтәсе килә: сүз милли мәдәният турында барганда, ничек иллюстратив этнографиягә кереп китмәскә? Милли мәдәният проблемалары турында, үзем, милли тамырларым турында туган телемдә ничек сөйләргә һәм шул ук вакытта аны гадәти әхлакка чакыру ысулына кайтарып калдырмаска? «Хикмәт әкиятләре» спектакле нәкъ менә шуның белән кызыклы: ул – сезнең Татар мәдәнияте һәм Европа мәдәнияте синтезы. Һәр тамашачыга ул кабул итә ала торган дәрәҗәдә образлар һәм метафоралар ярдәмендә бирелә: балалар үзләренекен ала, өлкәнрәкләр тирәнрәк эчтәлекне кабул итә. Һәм монда, әлбәттә, режиссер культурасының югары дәрәҗәсе күренә.

«Хикмәт әкиятләре» спектакленең премьерасы 2020 елның 31 гыйнварында булды. Режиссер Сойжин Жамбалова (Бурятия), рәссам Геннадий Скоморохов (Мәскәү), костюмнар буенча рәссам Надежда Скоморохова (Мәскәү), куючы-хореограф Мария Сиукаева (Санкт-Петербург), композитор Дахалэ Жамбалов (Бурятия). Спектакль «Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» федераль партия программасы кысаларында куелган. 2020 елның мартында «Хикмәт әкиятләре» «Тантана» Республика театр премиясенең «Балалар өчен иң яхшы спектакль» номинациясендә җиңүче булды. Шулай ук әлеге спектакль Н.Хикмәт исемендәге Халыкара мәдәният һәм сәнгать фондының Назыйм Хикмәт исемендәге Дуслык бүләге белән билгеләп үтелде.

Чыганак: Кариев театры 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк