Логотип
Хәбәрләр

Кариев театры моңлы спектакль тәкъдим итте. Роберт Миңнуллинга багышланган «Гомер моңы» спектакле премьерасы узды

Спектакльнең иҗат төркеме: Авторлар - Булат Минкин, Айгөл Минкина, Таңсылу Сабирова. Режиссёр - Эльдар Гатауллин. Композитор - Ильяс Камал, рәссам - Сергей Рябинин, хореограф - Елена Музеева, ут куючы рәссам - Дмитрий Солопов.

30, 31 октябрь Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында "Гомер моңы" спектакле премьерасы узды. Бу спектакль күренекле шагыйребез Роберт Миңнуллин рухына дога булып барып ирешкәндер дип уйлыйм. 1 сәгатьттән артык вакыт эчендә кариевлылар шагыйрь гомерен, иҗатын ачты, эчке дөньясын, хис-кичерешләрен аңларга ярдәм итте. Башыннан ахырына кадәр ошаган спектакльләр соңгы арада сирәк карала... Ә "Гомер моңы" һәръяклап канәгатьләнү хисе уятты. Моның өчен спектакльне тудыручыларга зур рәхмәт! Монда шигърият тә, пластика да, җыр да, моң да. Монда Роберт Миңнуллин бар! 

Спектакльнең идея авторы һәм проектны гамәлгә ашыручы - "Счастливые истории" Хәйрия фонды. "Гомер моңы"н матбугат чараларына күрсәтү алдыннан театрның директоры Илнур Гайниев спектакльгә алыну тарихы турында сөйләде: 

"Без, дәүләт театрлары, үзебезнең репертуар сәясәтен ел, ел ярым алга планлаштырып куйсак та, бу очраклы рәвештә килеп чыкты. "Театрга мондый әсәрләр ник кирәк?" дигәндә, бу инде беренче чиратта безнең зур шәхесебез Роберт абыйның исемен мәңгеләштерүгә тагын бер матур адым булачак. Үзегез беләсез, ул күпкырлы, талантлы шәхес. Без шушы проектка тотынуыбыз, аның гаиләсе белән танышуыбыз белән горурланабыз!"

Сүзне "Счастливые истории" Хәйрия фонды директоры Елена Исламова дәвам итте: 

"Бу спектакль - бөек шагыйрь Роберт Миңнуллинга хөрмәт, истәлек йөзеннән эшләнде. Ул күп еллар дәвамында фондның дусты булды һәм безнең "Глаголица" халыкара бәйсез әдәби премиябез жюрисын җитәкләде. Аның балаларга булган мәхәббәте һәм зирәклеге күп кенә яшь авторларга үз-үзләренә ышанырга һәм үз талантларын ачарга ярдәм итте".

Хәйрия фондының шагыйрьне зурлавы, аңа багышлап спектакль булдырырга теләве мактауга лаек. Чөнки "Гомер моңы" Роберт Миңнуллин иҗатын яратучылар, аның якыннары өчен бер бүләк булса, яшь буынга бу спектакль күренекле шагыйребезнең рухы, шигърияте, тормышы белән якыннан танышырга мөмкинлек бирде сыман.  

Спектакль пластик хәрәкәтләр, күмәк биюдән башлана. Монда музыкаль бизәлеш турында аерып әйтми калу хата булыр. Театр оркестрын җитәкләүче композитор гади композитордан театрны эчтән белүе һәм кайсы спектакльгә нинди музыка туры килүне яхшы тоемлавы белән аерыла. Тинчурин театры оркестры җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ильяс Камал "Гомер моңы" спектакленең композиторы. Сәхнәдә нинди күренеш булуга карап көйләр йә көчәя, йә салмаклана һәм безне, тамашачыны, булган вакыйгалар эчендә "йөртә". 

Артистлар шагыйрьне буй җитмәслек, ниндидер коточкыч биеклектәге бер һәйкәл итеп түгел, ә балачактан төрле кыенлыклар күргән; үскәч, башкалар төсле үк, гашыйк булган һәм шул хисен башта җиткерә алмыйча оялып торган; бәллүр сыман нәзберек күңеле кителердәй вакыйгалар күп булса да сынмаган; билгеле бер югарылыкка күтәрелгәч тә кешелеклелек сыйфатын югалмыйча, һаман башкалар турында уйлап яшәгән шәхес итеп тасвирлый һәм күрсәтә алды. Бер мизгелдә Роберт ага шигырьләренә язылган җырларны көйли башлагач, аларга кушылып җырлыйсы килде. Ә иң ахырда Роберт Миңнуллин тавышын ишетү "Минем шигырьләрем әле һаман сезнең арада. Мин сезне ташламадым, ялгыз калдырмадым" дигән төсле булды. 

Спектакль заманча алымнар кулланып куелган. Артистлар бер генә мизгелгә дә сәхнәне буш калдырмады, декорацияне дә үзләре хәрәкәткә китерде. Сәхнә бизәлеше нәкъ уртада җирдән күккә ашкан сыман ясалган сукмак һәм төрле биеклектәге тимер җайланмалар, төрле зурлыктагы якты шарлардан гыйбарәт иде.

Сәхнәдә бер үк вакытта берничә мизансценада төрле гамәлләр, театр телендәгечә "действие" булу режиссёр тарафыннан Роберт аганың тынгысыз җаны һәм һәрчак ни беләндер мәшгуль булып, гел хезмәттә булганын күрсәтте. Һәрхәлдә мин моны шулай кабул иттем. 

...

Эльдар Гатауллин шулай әкренләп шәхесләр турында спектакльләр куюга кереп китәме икән әллә дигән уй узды. Ник дигәндә, әле быелның май башында гына Эльдар Габдулла Кариевка багышланган "Габдулла - яктылык" спектаклен, дөресрәге, театральләштерелгән концерт тәкъдим иткән иде. Әйтергә кирәк, яңа премьерага Эльдар тагын да җитдирәк караган төсле. Роберт аганың арабыздан китүенә әле 5 ел гына узды. Аны хәтерләүчеләр, иҗатын хәтта яттан белүчеләр бихисап. Шуңа бу үтә дә зур җаваплылык. Бер сәгать эченә тулы бер тормышны сыйдырырга кирәк бит. Монда сәхнә мөмкинлекләрен дә, актёрлар составын да күз алдында тотарга кирәк. Артистлар спектакльнең буеннан-буена сәхнәдә, бер үк артист берничә рольне уйный. Мондый материал әзерләү җиңелләрдән булмагандыр дип чамалыйм. Шулай да, Булат Минкин Роберт ага шигырьләре белән үрелдереп аның шагыйрь язмышын гына түгел, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе буларак борчыган сорауларны хәл итәргә тырышуы, шул ук вакытта иҗатны да икенче планга куймавын күрсәтте. 

 

Спектакль төрле тамашачыда төрле уй-фикерләр тудыру аның чыннан да игътибарга лаек икәнлегенә бер дәлил. "Татарстан" радиосы дикторы Раил Садри фикерләре белән дә танышыйк: 

"Бер яктан әлбәттә шундый шәхесне, шундый шагыйрьне искә алу бары тик мактауларга гына лаек. Аның бернинди юбилее да, бернинди истәлекле датасы да юклыкны исәпкә алганда. Алынулары яхшы. Режиссёрның задумкасы бар. Ләкин ул задумка шулкадәр яңа дип әйтмәс идем. Шәхесләргә багышланган мондый спектакльләрне кую бик авыр инде ул. Аларның биографиясенә кереп китәсеңме? Рухи дөньяларын күрсәтәсеңме? Ниндидер чишелешләр табу бик кыен. Ләкин бер әйберне онытмаска кирәк: аларның бөтен биографияләре иҗатларында, шул язган шигырьләрендә. Задумкасы яхшы дип әйттем, ләкин ул задумканы тормышка ашыруда бик авыр юл сайланган. Белмим, ул актёрлар җитмәүдәнме? Чөнки бер актёр берничә рольне башкара һәм алар сәхнәдән чыгып китеп тә тормыйлар, бөтенесе бер "кучка" булып йөриләр. Шулхәтле буталчык. Кайбер мизансценалар шулкадәр нык "перегруженный". Боткага әйләнә дә бетә. Кариев театрының сәхнәсе зур түгел, ә монда артистлар да күп. Шигырьләрне сөйләгән вакытта шулай ук аңлашылмаучанлыклар бик күп. Берсе башлый, икенчесе дәвам итә, тагын берничә кеше шул әйберне кабатлый. Белмим, ул нәрсәне аңлата торгандыр? Бер шагыйрьне ике кеше уйный икән, ниндидер бүленешләр һәм аңлашу булырга тиеш булгандыр инде ул. Ә монда кайвакыт боткага әйләнә дә бетә. Моны бәлки яңадан эшкәртергә дә кирәктер, бәлки утырыр да инде ул. Аңа башта кереп китү бик авыр, карый-карый аңлый башлыйсың. Тормышка ашыруда сәхнәдә урын җитмәү дә, режиссёрның идеяләр күп булып, бөтенесен бер казанга салып бутаганлыгы да күренә. Хәзер шундый тенденция китте бит инде: ничек аңлаешсызрак - шулай ул югары сәнгать булып санала һәм фестивальләрдә күбрәк урыннар ала. Кариев театрының соңгы елларда фестиваль спектакльләре белән бик мавыкканы юк иде. Менә бу инде фестивальләргә барып дипломнар алып кайтырлык спектакль дияргә була".

 

Шулай уйлар дарьясына алып кереп китә алган һәм битараф калдырмаган "Гомер моңы" спектакленә озын гомер телик!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021