Логотип
Хәбәрләр

Кариев театры тифлокомментарийлы беренче татарча спектакль тәкъдим итә

(Казан, 10 май, "Татар-информ").  2018 елның 20 маенда Г.Кариев исемендәге Казан Татар яшь тамашачы театрында начар күрә торган кешеләргә һәм күзләре күрмәүчеләргә тифлокомментарий бирү юлы белән спек...

(Казан, 10 май, "Татар-информ").  2018 елның 20 маенда Г.Кариев исемендәге Казан Татар яшь тамашачы театрында начар күрә торган кешеләргә һәм күзләре күрмәүчеләргә тифлокомментарий бирү юлы белән спектакль күрсәтеләчәк. Бер үк вакытта сурдотәрҗемә белән дә тәэмин ителү була. Бу хакта Кариев театры матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тифлокомментарийлы беренче татарча спектакль итеп “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” сайланды. Бу әкият балалар өчен булса да, гаилә форматында эшләнгән сәхнә әсәре. 

Әлеге проект татар телендә тифлокомментарий бирүнең беренче тәҗрибәсе булып тора. Ә бу үз чиратында Татарстанда әлеге юнәлешнең үсешенә мөһим адым.

Проект Алишер Усмановның “Яңа караш” хәйрия фонды программасы кысаларында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла.

Тифлокомментарий бирү – ул күз күрүе начар булган кешеләргә предмет, тирәлек яисә хәрәкәтне сүзсез лаконик рәвештә тасвирлап бирү процессы. Сукыр кеше тифлокомментатор ярдәмендә үзе күрмәгән визуаль образларны һәм хәрәкәтләрне аңлый ала.

Тифлокомментарий бирү кебек яңа социаль хезмәт күрсәтү үзенчәлекле күз күремле кешеләргә мәдәни һәм иҗтимагый тормышта катнашу, алар өчен яраклы форматларда мәдәнияткә якынаерга һәм булган мәгълүмати каршылыкларны үтәргә ярдәм итә.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк