Логотип
Хәбәрләр

Кариев театрында премьера!

26 октябрьдә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Ут чәчәге» спектакленең премьерасы була. Спектакльнең драматургы – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Зиннур Х...

26 октябрьдә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Ут чәчәге» спектакленең премьерасы була. Спектакльнең драматургы  Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Зиннур Хөснияр, режиссеры Татарстанның атказанган артисты Илфат Камалиев.

Әтисе үлеменнән соң Мәликә кырыс чынбарлык белән килешә алмый, күңел тынычлыгына башка дөньяда гына ирешергә мөмкин дип уйлый...

«Әсәрнең темасы – наркомания. Режиссер буларак, мин баланың наркотикларны ничек кулланганын күрсәтәсем килмәде. Шуңа без хореограф Нурбәк Батулла белән әлеге процессны бию аша башкарырга булдык. Тату сәнгатендә пәрәвез һәм үрмәкүч сурәте наркоман дигәнне аңлата. Спектакльдә без ул образны кулланып, наркоманияне кеше-үрмәкүч герое аша күрсәттек», ди режиссер.

Чыганак: shahrikazan.ru

Фото: karievteatr.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк