Логотип
Хәбәрләр

Кариев театрында премьера

30 ноябрьдә Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театрында «Кәҗүл читек» спектакленең премьерасы була. Автор – Гаяз Исхакый, режиссер һәм пластик режиссер – Ренат Әюпов, инсценировка – Нәзифә Кәримова, рә...

30 ноябрьдә Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театрында «Кәҗүл читек» спектакленең премьерасы була. Автор – Гаяз Исхакый, режиссер һәм пластик режиссер – Ренат Әюпов, инсценировка – Нәзифә Кәримова, рәссам – Илшат Вильданов, композитор – Миләүшә Хәйруллина.

 Гает бәйрәме – халкыбызның дини йолаларының берсе. Гает бәйрәмен өлкәннәр дә, балалар да көтеп аладыр, мөгаен. Иртән мичтә пешкән тәмле коймакның хуш исенә уянып китеп, тәмләп чәй эчү... Матур, чиста киемнәр киеп мәчеткә бәйрәмгә бару... Спектакль герое Әхмәдулланың да күптәнге хыялы бу. Чөнки әтисе бәйрәмгә яңа кәҗүл читек алып кайтырга вәгъдә бирде бит...

Спектакль Ренат Әюповның пластик режиссер ролендә катнашуы һәм яшь артист Ләйсән Закированың дебюты белән үзенчәлекле. Тамаша «Бердәм Россия» Гранты ярдәмендә тормышка ашырыла.

Автор: А.Галимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк