Логотип
Хәбәрләр

Кариев театрында яңа директор

р Г.Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театрына директор итеп Гүзәл Сәгыйтова билгеләнде. Ул яңа вазифага 5 сентябрь көнне керешәчәк. Моны "Татар-информ" хәбәрчесенә Гүзәл Сәгыйтова үзе ра...

р

Г.Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театрына директор итеп Гүзәл Сәгыйтова билгеләнде. Ул яңа вазифага 5 сентябрь көнне керешәчәк. Моны "Татар-информ" хәбәрчесенә Гүзәл Сәгыйтова үзе раслады.

  • Гүзәл Рәмзил кызы Сәгыйтова 2004 елда Башкорт дәүләт университетын "Филология" белгечлеге буенча тәмамлаган. 2007 елда аспирантураны укып бетергән. Филология фәннәре кандидаты, Казан дәүләт консерваториясендә доцент, татар теле кабинеты җитәкчесе. Татар теле, журналистика, татар драматуриясенә багышланган 30га якын фәнни хезмәт авторы. Кандидатлык диссертациясе Аяз Гыйләҗев драматургиясенә багышланган.
  • "Татарстан - Яңа гасыр" телерадиокомпаниясендә тапшыруларны алып баручы һәм редактор булып эшләде. 
  • Гүзәл Сәгыйтова - "Калеб" иҗат берләшмәсенә нигез салучыларның берсе. 

2013 елдан бирле Кариев театры директоры булып Мансур Ярмиев эшләде. 

Фото:pixabay.com

Фото: Ильнар Тухбатов/архив

 

татар-информ

в

Кариев театрына директор итеп Гүзәл Сәгыйтова билгеләнде
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк