Логотип
Хәбәрләр

Карл Фукс бай татар кызларына караганда авылдагыларны күпкә чибәррәк дип бәяләгән

(Казан, 9 март, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Табиб Карл Фукс татар хатын-кызларының аш-су остасы булуын әйткән, бай хатын-кызларны авылда яшәүче гади кызларга караганда ямьсезрәк дип бәяләгән....

(Казан, 9 март, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Табиб Карл Фукс татар хатын-кызларының аш-су остасы булуын әйткән, бай хатын-кызларны авылда яшәүче гади кызларга караганда ямьсезрәк дип бәяләгән. Бу хакта доцент, тарих фәннәре кандидаты Әскәр Гатин Татарстанның дәүләтчелек тарихы музеенда узган “Карл Фукс күзлегеннән татар хатын-кызлары” лекциясендә әйтте. 

Карл Фукс бай хатыннарның авылдагыларга караганда ямьсезрәк булуын йортта гына утырулары, физик эш эшләмичә, йоклап һәм ашап кына көн күрүләре белән аңлата. Ә авылда яшәүче татар кызларын ул күпкә чибәррәк, ди. Ул татарларның чәй яратуларын аерым билгеләп үтә. 

Лектор табиб һәм ботаник, профессор Карл Фуксның тормыш юлы һәм эшчәнлеге белән дә таныштырды. Әскәр Гатин фикеренчә, Казан һәм татарлар белән күп еллар дустанә мөнәсәбәт бәйләгән галимне яңа ачылган университет кызыктырган.

Немец Карл Фукс татар телен дә яхшы белгән. Татарлар Карл Фуксны үз телләрен белгән өчен яраткан. Иске татар бистәсендә яшәгән табиб авыруны билгели һәм аны дәвалау ысулларын төгәл әйтә алган. Шулай ук татар телен белү Карл Фукска эксклюзив материаллар табу өчен дә кирәк булган.

Татар хатын-кызларының гаиләдәге торышына Карл Фукс зур игътибар бирә. Европа кешесе булганга, татар гаиләсендә булган гадәтләр аңа берникадәр сәеррәк тоелган. Мәсәлән, хатын-кызлар йортка кунак килгән вакытта пәрдә белән капланган бүлмәдә утырганнар. Аларның авыруларын билгеләгәндә табибларның шактый күп проблемалары барлыкка килгән. Табибка авыруны карарга кирәк булганда, хатын-кызны тикшерү рөхсәте һәрвакытта да бирелмәгән. Мәсәлән, хатын-кызның пульсын пәрдә аркылы кулын сузган килеш кенә тикшергәннәр.

Бу вакытта хатын-кыз табиблар әле булмый. 1906 елда гына хатын-кызларга ирекле тыңлаучы буларак лекцияләргә йөрү рөхсәт ителә башлый.

Карл Фукс – табиб, ботаник, этнограф, медицина докторы, профессор. 1805 елда Казан Император университетына профессор, ә 1823-1827 елларда ректор булып билгеләнә. Казанда ул күп еллар дәвамында мөселман хатын-кызларына ярдәм күрсәтүче бердәнбер табиб була.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк