Логотип
Хәбәрләр

«Кави-Сәрвәр. Начало»

Документаль фильм презентациясе

12 февраль ТР Милли китапханәсе конференц-залында «Кави-Сәрвәр. Начало» исемле документаль фильм презентациясе узачак, режиссеры – Рәмис Нәҗмиев. Ул «Кави-Сәрвәр» операсы язылу тарихы хакында сөйләячәк. Бүгенге көндә заманча татар опера сәнгате нинди халәттә, ни өчен әлеге катлаулы жанрга яшь композиторлар алыналар, заманча татар операсының тамашачы өчен тагын нинди ачылмаган яклары бар. Менә шушы сорауларга спектакльнең иҗат төркеме җаваплар эзләячәк.

Фильмның авторы Рәмис Нәҗмиев сүзләренчә, «Кави-Сәрвәр»  операсының сәхнәдә куюлуы татар музыкасы тарихында уникаль вакыйга булып тора. «Яшь авторларның зур күләмле проектка алынулары һәм хакимият ярдәме белән аны Зур концертлар залында куюлары, әлбәттә, игътибарны җәлеп итә. Сәхнәдә куйганда да алар бары тик Татарстанда иҗат итүчеләрне генә чакырганнар. Операның уңышы нәрсәдә? Документаль фильм бу сорауларга җавап эзли», – диде ул.

 

«Кави-Сәрвәр» операсы язучы Кави Нәҗми һәм аның хатыны тәрҗемәче Сәрвәр Әдһамованың катлаулы тормышы хакында сөйли. 2022 елда опера «Партитура» Бөтенроссия яшь композиторлар конкурсында җиңә һәм 2023 елның 11 фервалендә Зур концертлар залында куела. Спектакль «Тантана» Республика театраль премиясе номинантлар исемлегенә керә. Фильм презентациясендә композитор Миләүшә Хәйруллина, либретто авторы Айдар Әхмәдиев, куючы дирижер – Большой театр дирижеры Айрат Кашаев, куючы режиссер – «Әкият» театры сәнгать җитәкчесе, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Зәйниев һәм документаль фильм режиссеры Рәмис Нәҗмиев катнашачаклар.

Фикер алышуга операда катнашкан артистлар: ТР халык артисты Миләүшә Тәминдарова, ТР һәм БР халык артисты Рөстәм Асаев, ТР атказанган артистлары Артур һәм Эльза Исламовлар, ТР атказанган артисты Илүсә Хуҗина, шулай ук Айсылу Нуруллина, Денис Хан-Баба, Илгиз Мөхетдинов, Айгөл Гардисламова, Сөмбел Кыямова, Ирек Фәттахов һәм башкалар кушылачаклар. 12 +

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк