Логотип
Хәбәрләр

Кайбер артистлар кебек чит илләргә чыгып китмәдек!

Без - сезнең белән! Кайбер артистлар кебек чит илләргә чыгып китмәдек.

Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовның иҗатларына 20 ел тулу уңаеннан зур концерт программалары башланып китте. "Бик күп көч салынган 20 еллык юбилей концертлары башланып китте. Нәрсә булса да, без монда. Без - сезнең белән! Кайбер артистлар кебек чит илләргә чыгып китмәдек.  Монда безнең туган җиребез. Үзебезнең хезмәтебезне монда куячакбыз. Җиңел чакта да, авыр чакта да - без бергә! Кирәк икән - Донбасска китәбез", - дип Гүзәл Рөстәм Миңнеханов белән мәдәният министры Ирада Әюпова аккаунтларын билгеләп куйган. Тискәре комментарийлар калдыручылар да юк түгел. "Сугыш бара, безнең егетләребез вафат, ә сез акча эшлисез", - дигән берәү. Билгеле булганча, Гүзәл Уразова концертлардан кергән акча хәйрия максатларына тотылачак, хәрбиләр өчен кирәк-яракларга китәчәк, дип белдергән иде. 

 

Фото социаль челтәрләрдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Чит илдэ виллаларыгыыыз,чит ил банкларында. Акчаларыгыз булса,эллэ кайчан тайган булыр идегез индееее