Логотип
Хәбәрләр

Каюм Насыйри музеен ашыгыч рәвештә төзекләндерү таләп ителә - музей директоры

(Казан, 20 март, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). К.Насыйри музее бинасын ашыгыч рәвештә төзекләндерү таләп ителә. Бүгенге көндә тарихи бина төзеклеге буенча тиешле кагыйдәләргә җавап бирми. Бу хакта...

(Казан, 20 март, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). К.Насыйри музее бинасын ашыгыч рәвештә төзекләндерү таләп ителә. Бүгенге көндә тарихи бина төзеклеге буенча тиешле кагыйдәләргә җавап бирми. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына К.Насыйри исемендәге музей директоры Рушания Шәфигуллина хәбәр итте.

“Төзеклеге буенча бина нинди таләпләргә җавап бирергә тиеш, менә шул кагыйдәләргә музей бинасы җавап бирми, - ди музей директоры. - Йортның аерым урыннары кыйшайган, нигезе дә авышкан, бик ныкы искергән өлешләре дә бар. Коймаларына килгәндә, бигрәк тә аяныч. Аларны без үз көчебез белән дә рәтләп карадык. К.Насыйри музей бинасы ашыгыч рәвештә төзекләндерүне таләп итә, чөнки безгә туристлар күп килә. Алар алдында кыен хәлдә калырга да мөмкинбез. Түбә дә шактый таушалган бит. Музей шәһәр үзәгендә урнашкан, шушы Иске Татар бистәсендә парклар бик аз. Халык өчен ял итү урыннары юк дәрәҗәсендә. Киләчәктә музей янындагы бакчаны киңәйтергә дә мөмкин булыр иде. Музей төзекләндерелсә, яшел бакча киңәйтелсә, шәһәр үзәгендә менә дигән мәдәни үзәк калкып чыгачак”.

Рушания Шәфиуллина белдергәчә, К.Насыйри музей фонды даими баетыла. Музейның фәнни хезмәткәрләре моңарчы ачылмаган темаларны колачлый. Мәгърифәтчене яңа заманда, яңа яктан танытырга омтылалар. Насыйриның дин гыйлеме өлкәсендәге эшчәнлегенә дә аерым урын бирелә. Биредә татар галименә багышланган китапларны тәкъдим итү кичәләре дә даими оештырыла.

Татарстан  Милли музееның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова "Татар-информ" хәбәрчесенә  киләчәктә музей янында К.Насыйри бакчасы ачу планлаштырылганын да әйтте.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк