Логотип
Хәбәрләр

Казахстан Казанга бүләк иткән Тайказан – төп нөсхәнең беренче күчерелмәсе

Казанның Назарбаев һәм Качалов урамнары чатындагы скверда урнаштырылган Тайказан – төп нөсхәнең беренче күчерелмәсе. Бу хакта  шушы һәйкәлне ясаган автордашларның берсе Сарсен Сиитов әйтте. Һәйкәл ки...

Казанның Назарбаев һәм Качалов урамнары чатындагы скверда урнаштырылган Тайказан – төп нөсхәнең беренче күчерелмәсе. Бу хакта  шушы һәйкәлне ясаган автордашларның берсе Сарсен Сиитов әйтте.

Һәйкәл кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Көнчыгыш Казахстан хакиме Даниал Әхмәтов катнашында ачылды.

Әлеге скульптура композициясе – Казанга Көнчыгыш Казахстан хакимиятеннән бүләк. Ул оригиналдан кечерәк түгел. Анда «Чәчәк ат, Казан! Көнчыгыш-Казахстан өлкәсеннән» дип казахча язылган.

Бронза казанның биеклеге – 1,6 метр. Гранит постаменты белән алсаң, 2,5 метр. Диаметры 2,4 метр тәшкил итә. Бүләкнең авырлыгы 2 тонна. Бронза казан – бердәмлек һәм муллык билгесе. Ул шулай ук ике республика халкы мәдәниятләренең уртаклыгын чагылдыра. «Тайказан» оригиналы дөньякүләм кою сәнгате шедевры санала. Ул Казахстанның борынгы шәһәре Төркестанда шагыйрь Хуҗа Әхмәт Ясәви мавзолеенда урнашкан. Аның яше 1500 елдан артык. Андагы язмаларның берсе кою датасын искәртә – 801 елның Шәввәл аеның 20нче көне. Бу 1399 елның 25 июненә туры килә.

Сарсен Сиитов әйтүенчә, һәйкәлне ясауга якынча өч ай вакыт киткән. «Тайказанга тиңдәш аналоглары бар, ләкин нәкъ бертөрле итеп, оригиналның копиясе беренче тапкыр эшләнде. Безгә Казахстан Президенты идарәсеннән шушы һәйкәлне эшләтүгә йөкләмә бирелде. Ул Астанада коелды, чиста бронзадан. Ә аның оригиналы 7 төрле эремә металлдан – бакыр, алтын, цинк, кургаш һәм башка кушылмалардан тора. Ул вакытта Төркестанда Әбу-әл-Газиз дигән оста яшәгән, ул Тайказанны әмир Тимур заказы буенча койган», – дип сөйләде әңгәмәдәш. Ул казанда атнасына ике тапкыр бодай һәм иттән ризык пешерелгән дигән мәгълүмат бар.

1935 елда казан Ленинградка Эрмитажга алып барылган, анда төрки мәдәният үрнәге буларак күрсәтелгән. Казахстан бәйсезлек алгач, изге казан 1989 елда кире Казахстанга кайтарыла.

«Татарстан халыклары Ассамблеясендә казах милли-мәдәни автономиясенең тоткан урыны зур. Бүген республикада 1200дән артык Казахстан студенты укый. Алар казах милли-мәдәни автономиясе эшендә актив катнаша. Өлкән яшьтәге казахлар бирегә совет чорында күченеп килгән. Ә бүген казахлар турында сөйләгәндә, беренче чиратта, яшьләр турында әйтәбез. Казахлар һәм татарлар арасында багланышлар көчәя. Казанга Тайказан кую да ул – казах милли-мәдәни автономиясендә туган идея, әмма ул безгә аваздаш. Бүген, менталитеты, дөньяга карашы, теле, мәдәният, сәнгать үсеше, гореф-гадәтләр ягыннан, татарларга иң якын милләт – казахлар», – дип билгеләп узды Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов 

 Чыганак: Татар-Информ 

Фото: tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк