Казан 2018 елда балалар белән сәяхәт итү өчен иң кулай саналган шәһәрләр рәтенә керде
Казан 2018 елда Россиянең балалар белән сәяхәт итү өчен популяр булган шәһәрләре арасында өченче урын алган. Бу хакта Tvil.ru торак броньлау хезмәте хәбәр итә. Бу хезмәт биргән мәгълүматлар буенча, т...
Казан 2018 елда Россиянең балалар белән сәяхәт итү өчен популяр булган шәһәрләре арасында өченче урын алган. Бу хакта Tvil.ru торак броньлау хезмәте хәбәр итә.
Бу хезмәт биргән мәгълүматлар буенча, туристлар балалары белән Татарстан башкаласында уртача өч көн үткәргән һәм торак өчен тәүлегенә 3,7 мең сум түләгән.
Рейтингта беренче ике урынны Санкт-Петербург һәм Мәскәү алып тора. Дүртенче һәм бишенче урыннарда – Ростов-на-Дону һәм Краснодар. Иң күп вакытларын (4 көн ярым) балалы туристлар Петербургта үткәргән, ә аларның броньлаган иң кыйммәтле тораклары (тәүлегенә 3,9 мең) исә Мәскәүдә билгеләнгән.
Курорт, ял итү өчен кулай иң популяр шәһәрләр арасына исә Сочи, Феодосия (Көфе), Ялта, Евпатория һәм Анапа кергән.
Әлеге рейтинг гаилә белән яшәү өчен уңайлы булган отельләрне һәм апартаментларны броньлау хезмәтендәге мәгълүматларны анализлау нәтиҗәсендә төзелгән.
Фото: Султан Исхаков
Чыганак: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк