Казан 2018 елда Россиянең туристлык шәһәрләре бишлегенә кергән

Төбәкләр арасында Татарстан 7 урынны били.
Быел Татарстан башкаласы Россиянең иң популяр шәһәрләре бишлегенә керде. Тикшеренү нәтиҗәләрен ТурСтат аналитик агентлыгы ясый.
Рейтинг исемлеге башында Мәскәү, быел анда 23,5 млн турист булган, икенче урында Санкт-Петербург ‒ 8,5 млн кеше, өченче урында Сочи ‒ 6 миллоннан артык кеше. Казан 4 урында, ә Владивосток 5 урында, бу шәһәрләрдә 3 миллионнан артык кеше булган.
Гомумән Россиядә туристлар саны 60 миллионга якын, аларның 5 миллионы – чит ил туристлары. Бу узган елның шул чорына караганда, 7 процентка күбрәк.
Төбәкләр арасында Татарстан 7 урынны били. Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов ел нәтиҗәләре буенча Татарстан 3,4 миллион чамасы турист кабул итәчәк, турислар 15 процентка артачак дип хәбәр иткән иде.
Чыганак: tatar-inform
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
4 март 2021 - 12:15
-
3 март 2021 - 13:30
-
3 март 2021 - 12:54
-
3 март 2021 - 10:02
-
2 март 2021 - 10:48
-
1 март 2021 - 13:14
-
27 февраль 2021 - 20:08
-
26 февраль 2021 - 15:13
-
Наркотикларга – юк! 12+