Логотип
Хәбәрләр

“Казан-Арена” стадионында киләчәктә Татарстанның Спорт музее эшләячәк

Татарстанның спорт министры Владимир Леонов, Футбол буенча дөнья чемпионаты тәмамлангач, “Казан-Арена” стадионының ничек кулланылачагы турында сөйләде. Чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә – IT-паркта...

Татарстанның спорт министры Владимир Леонов, Футбол буенча дөнья чемпионаты тәмамлангач, “Казан-Арена” стадионының ничек кулланылачагы турында сөйләде. Чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә – IT-паркта ул стадионга Шамил Галиев исемендәге спорт музее күченәчәген әйтте.

Моңа кадәр ул музей Спорт сараенда эшләп килде. Владимир Леонов әйтүенчә, музейның мәйданнарын киңәйтү һәм яңа экспонатлар белән тулыландыру турында сүз бара. “Без хәзерге вакытта яңартылган Спорт музее концепциясен эшлибез. Якын арада бу эшне төгәлләп, концепцияне тәкъдим итеп, музейны стадионга күчерәчәкбез”, - диде ул.

Министр әйтүенчә, музейның мәйданы 1 мең квадрат метр тирәсе булыр, дип көтелә.

Музейда Татарстанның "Рубин" футбол клубы, "Ак Барс" хоккей клубы, "Уникс" баскетбол клубы, "Зенит" волейбол клубы кебек профессиональ спорт клублары белән бәйле экспонатлар куелачак. 

  • Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре Шамил Галиев исемендәге Татарстан Республикасы Спорт музее 1996 елда ачылган. 2001 елдан Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының Спорт сараенда эшли.

татар-информ

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк