Казан "Буран" операциясенә әзерләнә

Гидрометеорология үзәге фаразларына караганда, якын тәүлекләрдә Татарстанда кар, буран көтелә. Гыйнвар башыннан бирле Казанда гынка да 25 мм явым-төшем яуды – бу айлык норманың 76%-ы. Атна ахырына актив циклон республикага кар, буран һәм көчле җил алып киләчәк. Кирәк булса, шәһәрдә юлларны җыештыру һәм кар чыгару өчен өстәмә ресурслар җәлеп итәргә әзер, ә «Буран» планы игълан ителгән очракта, меңләгән берәмлек махсус техника эшкә җигеләчәк.Тышкы төзекләндерү комитеты матбугат секретаре Ләйсән Урманчеева сүзләренчә, «Юллар тәүлек буе чистартыла, шул ук вакытта төп зур техника, автомобильләр хәрәкәтенә комачауламас өчен, төнлә чыга. Шуңа күрә без шәһәрлеләрдән үз машиналарын төнлә юл кырыйларында калдырмауларын сорыйбыз – бу безгә юлларны тагын да сыйфатлырак итеп җыештырырга ярдәм итәчәк». «Буран» планы игълан ителгән очракта, шәһәрдә өстәмә кар өю урыннары оештырыла – уртача алганда, төрле районнарда шундый 6 мәйданчык булдырыла.
Әгәр халыкта ишегалларын җыештыру сыйфатына карата шелтәләр булса, алар идарәче компанияләргә яки «Ачык Казан» системасына 063 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 гыйнвар 2023 - 13:47
-
25 гыйнвар 2023 - 13:18
-
25 гыйнвар 2023 - 12:23
-
24 гыйнвар 2023 - 12:14
-
23 гыйнвар 2023 - 12:35
-
20 гыйнвар 2023 - 16:30
-
20 гыйнвар 2023 - 10:49
-
19 гыйнвар 2023 - 11:11
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте