Логотип
Хәбәрләр

Казан чит ил җанатарлары арасында Дөнья Чемпионатының популяр шәһәрләре исемлегенә кергәнме?

Казан чит ил җанатарлары арасында Дөнья Чемпионатының популяр шәһәрләре топ-5легенә кергән Чит ил фанатларын Казан Универсиада һәм Конфедерацияләр Кубогында танылуы белән җәлеп иткән. (Казан, 4...

Казан чит ил җанатарлары арасында Дөнья Чемпионатының популяр шәһәрләре топ-5легенә кергән

Чит ил фанатларын Казан Универсиада һәм Конфедерацияләр Кубогында танылуы белән җәлеп иткән.

(Казан, 4 июль, “Татар-информ”). Казан социаль челтәрләрдә чит ил җанатарлары арасында Дөнья Чемпионатының популяр шәһәрләре топ-5легенә кергән. Тикшеренүләрне OneTwoTrip сәяхәт сервисы YouSca социаль челтәрләр мониторингы программасы ярдәмендә уздырган.

Рейтингта беренче урынны Мәскәү алган — социаль челтәрләрдә искә алынуның аңа 40 проценты туры килгән. Икенче баскычта - Санкт-Петербург (15 процент). Тикшеренү нәтиҗәләре буенча, лидерлар бишлегенә шулай ук Калининград, Казан һәм Сочи кергән. Рейтинг аутсайдерлары Саранск һәм Волгоград булган.

Сервис хәбәрендә әйтелүенчә, чит ил фанатларын Казан Универсиада һәм Конфедерацияләр Кубогында танылуы белән җәлеп иткән.

Фото: pixabay.com

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк