Логотип
Хәбәрләр

Казан экскурсоводларына фарсы телен өйрәтәчәкләр

(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче февраль, Екатерина Виславская). 2018 елда Казанда гид-экскурсоводлар өчен фарсы теле курслары оештырыла. Проект ТР Туризм буенча дәүләт комитеты һәм Казан федераль универси...

(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче февраль, Екатерина Виславская). 2018 елда Казанда гид-экскурсоводлар өчен фарсы теле курслары оештырыла. Проект ТР Туризм буенча дәүләт комитеты һәм Казан федераль университеты белән берлектә гамәлгә ашырыла, дип хәбәр итте Казан Мэры Илсур Метшинга Башкарма комитетның структур бүлекчәләрнең традицион отчет бирү вакытында Туризм үсешенә булышлык итү комитеты рәисе Дарья Санникова.

Белгечләргә инглиз, алман, испан, кытай һәм гарәп телләрен өйрәтәчәкләр.

“Тагын фарсы теле буенча сөйләшүләр алып барабыз, чөнки Иран ягыннан зур кызыксыну күрсәтелә, - диде Д.Санникова. – Хәзер бик күп туроператорлар зур блоклар белән иранлыларга кунакханәләрдә бүлмәләр броньлый”.

Искәртергә кирәк, 2017 елда Казан 2,7 млн турист, шул исәптән 185 мең чит ил туристын кабул иткән.

www.kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк