Логотип
Хәбәрләр

«Казан» гаилә үзәге янында Казанның төп чыршысы һәм боз шәһәрчеге ачылды

Кичә, 27 декабрь көнне «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданда шәһәрнең төп чыршысы ачылды. Моннан тыш, биредә «Халык Кыш бабае» бәйгесендә җиңүчеләрнең исемнәре аталды. Яңа ел мәйданчыгын Казан Мэры Ил...

Кичә, 27 декабрь көнне «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданда шәһәрнең төп чыршысы ачылды. Моннан тыш, биредә «Халык Кыш бабае» бәйгесендә җиңүчеләрнең исемнәре аталды. Яңа ел мәйданчыгын Казан Мэры Илсур Метшин карап чыкты.

Татарстан башкаласында беренче тапкыр Үзәк шәһәр чыршысын футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында ук казанлыларны җәлеп итү урынына әверелгән мәйданчыкта урнаштырырга карар иттеләр. Яңа ел бәйрәмнәре дәвамында ул кунакларны дүрт тау, карусель, боз сыннары һәм хәтта лабиринтлы зур боз шәһәрчеге белән сөендерәчәк. Кышкы суыктан качу, кайнар чәй белән җылыну өчен махсус бүлмәләр җиһазландырылган. Аларның берсендә балалар хәтта мультфильмнар да карый ала. Мәйданчыкта әкият геройлары җанлана: мим шарманкада бөтен танылган композицияләрне башкара, WorldSkills символлары – ачык төстәге Скиловиклар – барлык корылмаларның да кешеләр куллары белән төзелүе, шул рәвешле эшче һөнәр вәкилләренең эш нәтиҗәләрен күрсәтеп төзелүе турында сөйли.

Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов билгеләп үткәнчә, «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчык җәйге чаралар чорында үзләрен яхшы яктан күрсәтергә өлгергән. «Ул массакүләм чаралар үткәрү өчен тулысынча җайлаштырылган – уңайлы, матур, шуннан Кремльгә панорамалы күренеш ачыла. Ул туристларны да, казанлыларны да, шул исәптән транспорт күзлегеннән дә җәлеп итә. Иң мөһиме, биредә таудан шуарга гына түгел, ә 1 гыйнвардан башлап көн саен кышкы каникуллар вакытында узачак концерт программаларын да карарга була. Моннан тыш, фотолар ясарга да, чыршы янында йөрергә дә була. Бу уңайлы урын», – дип сөйләде ул.

Яңа шәһәрчек биш меңгә кадәр кунак сыйдыра ала. Җылыту өчен бүлмәләр, боз лабиринтлары, кызыклы арка конструкцияләре кебек элементлар мондый мәйданчыкта беренче тапкыр барлыкка килде. U-образлы формалы иң зур тау тагын да артты – бүген аның озынлыгы 120 метр, биеклеге 11 метр тәшкил итә. Барлык яңа объектларны да Илсур Метшин, Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев һәм башкалар карап чыктылар.

Бәйрәм шәһәрчегенең зур сәхнәсендә шәһәрнең вокаль һәм бию ансамбльләре артистлары чыгыш ясады. Моннан тыш, нәкъ менә биредә элек Бауман урамында узган яңа ел тылсымчылары парады тәмамланды һәм «Халык Кыш бабае» бәйгесендә җиңүчеләрнең исемнәре игълан ителде.

 

Текст һәм фото: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк