Логотип
Хәбәрләр

"Казан" Гаилә үзәгендә язылышу көнен дәүләт хезмәтләре порталында алдан белешеп була

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). ТР дәүләт хезмәтләре порталында Казанның үзәк ЗАГСы - «Казан» Гаилә үзәгендә никахны белешеп кую мөмкинлеге барлыкка килде, дип хәбәр итә Татарстан Мәгълүматлаштыру...

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). ТР дәүләт хезмәтләре порталында Казанның үзәк ЗАГСы - «Казан» Гаилә үзәгендә никахны белешеп кую мөмкинлеге барлыкка килде, дип хәбәр итә Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте.

Яшь парлар 8 августтан башлап никах көнен белешеп куя ала. Аңа кадәр футбол буенча Дөнья чемпионаты уеннары булу сәбәпле «Казан» Гаилә үзәгендә никахны теркәү тантаналары үткәрелмәячәк. Гаилә үзәге һәм аның тирәсендәге территория FIFA җанатарлары фестивалендә кулланылачак.

ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша никахны теркәү турында гариза тапшыру сервисы популярлыгын югалтмый. Быелның гыйнварыннан март аена кадәр яшь парларның 65 проценты ЗАГСка ТР дәүләт хезмәтләре порталы аркылы гариза тапшырган. 

татар-информ

Фото: Ильнар Тухбатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк