Логотип
Хәбәрләр

«Kazan Gruppası Bedretdin» татар-рок төркеме Казанда чыгыш ясаячак

6 гыйнварьдә Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында «Kazan Gruppası Bedretdin» төркеме чыгыш ясаячак. Бу хакта әлеге төркемнең сайтында хәбәр ителә. «KGB» яки «Kazan Gruppası Bedretdin» төрк...

6 гыйнварьдә Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында «Kazan Gruppası Bedretdin» төркеме чыгыш ясаячак. Бу хакта әлеге төркемнең сайтында хәбәр ителә.

«KGB» яки «Kazan Gruppası Bedretdin» төркемен Финляндия татары, «The Sounds Of Tsingishan» һәм «Başkarma» командалары лидеры Дәниз Бәдретдин җитәкли. KGB җырлары 70 нче еллар блюз- һәм прогрессив рогына мәхәббәте белән сугарылган. Төркем Россия һәм Финляндиядә чыгыш ясаган, ә 2003 елда «Tatarstan Poyezi» альбомын чыгарган. Бу концертлары — озак паузадан соң аларның беренче зур чыгышлары.

Концерт 19.30 сәгатьттә башлана.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк