Логотип
Хәбәрләр

Казан ипподромында Сабан туенда Төркиягә сәфәр һәм кыйммәтле бүләкләр уйнатыла

Казан ипподромында Сабан туенда кыйммәтле призлар белән конкурслар уздырачаклар һәм иң яхшы җанатарны сайлаячаклар. Иң зур бүләк - Төркиягә сәяхәт була. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында...

Казан ипподромында Сабан туенда кыйммәтле призлар белән конкурслар уздырачаклар һәм иң яхшы җанатарны сайлаячаклар. Иң зур бүләк - Төркиягә сәяхәт була. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Казан Башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов сөйләде.

«Без иң яхшы җанатарны ачыклау өчен конкурс үткәрәбез. Бу — кыйммәтле бүләкләр, көнкүреш техникасы,ә  суперприз - Төркиягә юллама булачак. Аны иң оста җанатар алачак», - диде ул.

Конкурста катнашу өчен билетлар 23 июнь көнне ипподромга керү юлында 12.30 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр таратылачак. Аларның саны чикләнгән — барлыгы 2,5 мең билет бар. Призлар көн дәвамында ачык трибунада уйнатыла. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк