Логотип
Хәбәрләр

Казан кешеләре никахны шәһәр паркларында терки ала

(Казан, 27 апрель, “Татар-информ”). Казанның яшь парлары Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында һәм Горки-Әмәт урманында никах теркәү тантанасын үткәрә ала, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбу...

(Казан, 27 апрель, “Татар-информ”). Казанның яшь парлары Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында һәм Горки-Әмәт урманында никах теркәү тантанасын үткәрә ала, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.

Горки-Әмәт урманында никахлашу тантанасы өчен урман массивы һәм контейнер үзәге янында “яшел пляж” зонасы тәкъдим ителә.

Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында бәйрәм тантанасы өчен урын “Мәхәббәт” арт-объекты территориясендә яки газонлы үзәк мәйдан, урман массивы булырга мөмкин.

Яшьләр парк территориясендә никахларын теркәргә теләүләре турында Казанның ЗАГС Идарәсенә гариза бирергә тиеш. Аннары Казан башкарма комитетының Парклар һәм скверлар дирекциясе паркларда теркәү урыны турында килешәчәк.

Футбол буенча Дөнья чемпионаты белән бәйле рәвештә, “Казан” гаилә үзәгендә никахларны теркәү тантаналары булмау сәбәпле, казанлыларга “Казан ярминкәсе”ндә “Казан” һәм “Зөя” күргәзмә залларын тәкъдим ителә. Шулай ук Казан ратушасы, “Казан” милли мәдәни үзәге, Татарстан Мили музееның кышкы бакча территориясе һәм “Мәскәү” мәдәният һәм спорт үзәгендә яшьләр никахларын рәсмиләштерә ала.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк