Логотип
Хәбәрләр

Казан кешесе фатирында 5 айлык арыслан асраган

Ерткычның хуҗасын административ җаваплылыкка тартканнар. Казан кешесен үз фатирында законсыз рәвештә 5 айлык арыслан асраган өчен административ җаваплылыкка тартканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентл...

Ерткычның хуҗасын административ җаваплылыкка тартканнар.

Казан кешесен үз фатирында законсыз рәвештә 5 айлык арыслан асраган өчен административ җаваплылыкка тартканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы идарәсе башлыгы Ринат Чиспияков хәбәр итте.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Казандагы фатирларның берсендә биш айлык арыслан яшәвен ачыклаган. «Ир-атның әлеге җәнлеккә барлык документлары булса да, аны фатирда асрауга рөхсәте юк. Ул аны тиешле барлык документлар белән Пензада сатып алган. Арыслан әлегә фатирда яшәвен дәвам итә», - диде Ринат Чиспияков.

Нәни ерткычның алдагы язмышы әле билгеле түгел. «Аның хуҗасы якын көннәрдә арысланны махсус учреждениегә урнаштырачакмын, дип ышандырды. Шуңа кадәр безнең идарә әлеге хәлне махсус контрольдә тотачак», - диде ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы идарәсе башлыгы.

Фото: pixabay.com

Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк