Логотип
Хәбәрләр

Казан халкын «Сәнгать төне» акциясенә чакыралар

3 ноябрьдә Татарстан Сынлы сәнгать музеенда «Хәзинә» галереясендә «Сәнгать төне – 2018» чарасы үткәреләчәк. Бу турыда Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. «Сәнгать төне» программасы:...

3 ноябрьдә Татарстан Сынлы сәнгать музеенда «Хәзинә» галереясендә «Сәнгать төне – 2018» чарасы үткәреләчәк. Бу турыда Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Сәнгать төне» программасы:

10.00 - 20.00 «Татарстанның сәнгать хәзинәләре»: даими экспозиция буенча экскурсияләр. «Осталар һәм шедеврлар: күренекле татар рәссамы Бакый Урманче биографиясе һәм иҗаты белән танышу» оештырыла.

Шулай ук «ХХ гасырның икенче яртысында Совет Татариясе сәнгате», «Осталар һәм шедеврлар: Николай Фешинның биографиясе һәм иҗаты белән танышу» була. 

10.00 - 20.00 «Татарстанда Лев Толстой елы», 3 нче кат.

11.00 «Фанфаронова гора», «Муравейное братство», «Зеленая палочка»: XIX гасырның беренче яртысындагы гаилә портретлары янында балалар белән әңгәмә.

12.00 «Дневник фокса Микки»: Саша Черный әдәби театры. Этләр турында.

13.00 Нателла Тоидзе рәсемнәре күргәзмәсе янында балалар өчен мастер-класс.

14.00 Яшь мультиинструменталист Виктория Приходько: мини-концерт.

14.00 – 16.30 Рус музееның виртуаль филиалы тәкъдим итә. Кузьма Сергеевич Петров-Водкинның 140 еллыгына багышланган фильмнар, лекцияләр.

15.00 хәрби эшлекле М.Д.Горчаков портреты.

15.40 «Лев Толстой. Казанская хронология»: рәссам Илдар Сафинның остаханәсе.

15.00 Нателла Тоидзе күргәзмәсенең төсләр күргәзмәсе.

16.00 «Два берега» дуэты: авторлык җыр башкаручылар чыгышы.

17.00 «Московские казанцы» проекты кысаларында очрашу.

17.00 Күренекле татар рәссамы Бакый Урманче турында.

18.00 Кол Гали «Кыссаи Йосыф»: татар телендә спектакль.

19.00 «Alla breve» вокал квартеты. 

Фото: Султан Исхаков

Чыганак: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк