Логотип
Хәбәрләр

«Казан» халыкара аэропортында Tax Free системасы эшли башлады

Россиядә әйбер сатып алуга минималь сумма (бер көн дәвамында 10 мең сум) билгеләнгән. (Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). «Казан» халыкара аэропортында Tax Free системасы эшли башлады, дип хәбәр итә Та...

Россиядә әйбер сатып алуга минималь сумма (бер көн дәвамында 10 мең сум) билгеләнгән.

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). «Казан» халыкара аэропортында Tax Free системасы эшли башлады, дип хәбәр итә Татарстан таможнясы матбугат хезмәте.

Татарстан таможнясының вазифаи затлары РФ территориясеннән Евразия икътисади берлегеннән читкә товар алып чыгу фактын расларга әзер.

  • Tax free – товардан өстәмә кыйммәткә салымны кире кайтару системасы. Чит ил гражданины (Евразия икътисади берлегенә керүче илләрдән кала), Россия территориясендә исемлеге РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан расланган кибетләрнең берсендә бәясе 10 мең сумнан да ким тормаган товарлар сатып алганда, илдән чыккан вакытта әйбер сатып алган өчен өстәмә кыйммәткә салымны кире кайтару мөмкинлегенә ия булачак.

Tax Free системасының Казандагы операторлары - «Скай ФинСервис» ҖЧҖ һәм Global Blue Tax Free Shopping. 

татар-информ

Фото: пресс-служба таможни РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк