Логотип
Хәбәрләр

Казан халыкара аэропортының яңа атамасы өчен тавыш бирү дәвам итә

Казан халыкара аэропортының яңа атамасы өчен тавыш бирү 30 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Финалга өч кандидат чыкты.  47758 тавыш белән Г. Тукай исеме алда бара, А. Туполев өчен 22414 кеше тавыш биргән,...

Казан халыкара аэропортының яңа атамасы өчен тавыш бирү 30 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Финалга өч кандидат чыкты.  47758 тавыш белән Г. Тукай исеме алда бара, А. Туполев өчен 22414 кеше тавыш биргән, М. Җәлил өчен 8922 тавыш җыелган.

Аэропорт исеменә тавыш бирүне 30 ноябрьгә кадәр берничә ысул белән эшләргә мөмкин:
1. ВеликиеИмена.рф сайтында. Моның өчен Вконтакте, Одноклассники сайтларындагы аккаунт яки мобиль телефон номеры аша авторизация үтеп, Татарстандагы бер аэропортка тавыш бирергә кирәк. Бер генә исемгә тавыш бирергә була.
2. «ВКонтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәре аша.
3. 8-800-707-93-17 номерына шалтыратып.
4. Аэропортлардагы пунктларда анкета тутырып.

Фото: pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк