Казан кинематографистлары Айтматов турында уникаль видеокадрларны Кыргызстанга тапшырган

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан кинематографистлары 2007 елда Лейпцигта Чыңгыз Айтматовның китап сөючеләр белән очрашуын төшергән уникаль кадрларны Кыргызстан кинематографистларына бүләк иткәннәр. Әлеге вакыйга Кыргызстанда Татарстан киносы көннәрендә булган Бу хактагы мәгълүмат «Татаркино» оешмасының рәсми сайтына урнаштырылган.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына билгеле булганча, Чыңгыз Айтматовның Лейпцигтагы очрашуларын видеога Германиядә яшәүче татар кинорежиссеры һәм журналисты Нәсүр Юрушбаев төшергән. Кыргызстанда Чыңгыз Айтматов турында документаль фильм әзерләнүен ишеткәч, кадрларны Кыргызстан кинематографистларына тапшыру өчен Миләүшә Айтугановага җибәргән.

“Халык бу очрашуны бик көтте, гел шул хакта сөйләштеләр. Чөнки биредә Чыңгыз Айтматовны бик яраталар. 1989 елда алман революциясе вакытында кешеләрнең телендә Чыңгыз Айтматов исеме булуын яхшы хәтерлим. Аның “Гасырдан озын көн” романы буенча фикер алышалар иде. Шушы китаптан яклау көтәләр иде кебек, - ди Нәсүр Юрушбаев. – Китапханәгә язучы белән очрашуга килүчеләр нигездә яшьләр иде. Күбесе автограф алу өчен Айтматов китабы белән килгәннәр. Мин дә интервью алып булмасмы дип сораулар әзерләп килгән иде”.

Әмма Нәсүр Юрушбаевка язучы белән аралашырга туры килмәгән. Чөнки очрашу вакытында Чыңгыз Айтматовның хәле авыраеп аңа “Ашыгыч ярдәм” чакыртканнар.

“Мин кырыйда утыра идем. Менә тәрҗемәче белән Чыңгыз Айтматов керде, янымнан узып китте, миннән алда утырган немец кызының чәченә дә кагылып, башын сыйпап узды, - дип искә алды моннан 11 ел элек булган очрашуны Нәсүр Юрушбаев. – Очрашуга килүчеләрне сәламләгәч, ул үз романының алман теленә тәрҗемәсен тыңлады. Зал тып-тын калып тыңлады. Тәрҗемәсе укый да укый... шулчак Чыңгыз Айтматовка нидер булды. Кызарып китте, кулларын белән бугазын тотты. Залга карап кемгәдер ишарәләп хәле начарлыгын сиздерде. Бераздан ул үз хәленә кайтты.

Тәрҗемәче укуын дәвам итте. Әсәрдән өзек укылып беткәч, әал торып язучыга якынаерга тырышты. Әлбәттә, бөтенесе дә җитешә алмады, берничә бәхетлесе автограф алып өлгерде. Чыңгыз Айтматов ашыга иде. Чөнки “Ашыгыч ярдәм” көтә булып чыкты. Мин интервью да ала алмыдм, бергәләп фотога да төшмәдек. Бер елдан ул вафат булды”, - дип сөйләде Нәсүр Юрушбаев.

Дөньякүләм танылган язучы Чыңгыз Айтматов 2008 елның 10 июнь көнне Нюрнберг шәһәрендә вафат була. Бирегә аны Казаннан озаталар. Чөнки ул ата-бабаларының тарихы турында документаль фильм төшерергә Казанга килгән була, биредә хәле начарланып китә.

татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
175
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Әнигә кыен булса, төшемә керә»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Наш двор
  • Наш двор
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы