Логотип
Хәбәрләр

Казан кинофестивале лауреатларына унтугыз статуэтка тапшырылачак

Фестивальнең ябылу тантанасы иртәгә - 10 сентябрьдә 18 сәгатьтә "Эрмитаж-холл"ның концерт залында башлана. Иртәгә Казан халыкара мәселман киносы фестивале ябылу тантанасында җиңүчеләргә 19 статуэтка...

Фестивальнең ябылу тантанасы иртәгә - 10 сентябрьдә 18 сәгатьтә "Эрмитаж-холл"ның концерт залында башлана.

Иртәгә Казан халыкара мәселман киносы фестивале ябылу тантанасында җиңүчеләргә 19 статуэтка таршырылачак. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә кинофестивальнең матбугат үзәге җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов хәбәр итте.

  • Төп конкурслардагы "Иң яхшы фильм", "Иң яхшы режиссер эше", "Иң яхшы оператор эше", "Иң яхшы хатын-кыз роле", "Иң яхшы ир-ат роле", "Иң яхшы кыска метражлы фильм", "Иң яхшы документаль" фильм номинацияләреннән тыш, Милли конкурста да дүрт статуэтка тапшырылачак. Болар - "Тулы метражлы фильм", "Кыска метражлы фильм", "Документаль фильм" һәм "Балалар өчен фильм" номинацияләре.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, конкурсларның кайбер номинацияләрендә икешәр приз да биреләчәк.

Шунысы игътибарга лаек, Милли конкурс җиңүчеләре акчалата премия дә ала. Милли конкурс призларының гомуми суммасы - 500 мең сум. Иң яхшы тулы метражлы фильм җиңүчесе - 200 мең сум, башка милли конкурс номинациялре җиңүчеләре 100әр мең сум премия алачак.

  • Кинофестивальдә Татарстан Президенты премиясе быел булачак. Бу - акчалата приз. Суммасы - 500 мең сум. "Россия-ислам дөньясы" программасы призы - 300 мең сум.

Җиңүчеләр ябылу тантанасында билгеле була. Əлегә оештыручылар исемнәрне сер итеп саклый.

  • Фестиваль ябылу тантанасы иртәгә - 10 сентябрьдә 18 сәгатьтә "Эрмитаж-холл"ның концерт залында башлана. Кызыл келәмнән кино йолдызлары 17.00 сәгатьтә үтә башлыйлар.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/09/171232/

 

 

Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк